Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Яшьләр министрлыгы яшьләрнең социаль хәлен мониторинглауны оештырды
«Бу безгә яшьләрнең хәлен төгәлрәк аңларга һәм конкрет ярдәм чаралары күрергә ярдәм итәчәк», — дип аңлатты Тимур Сөләйманов.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика яшьләренең социаль хәлен мониторинглауны башлап җибәрде.
«Мониторинг даими алып барылачак. Кәеф буенча „беренче нәтиҗә“ бер атнадан билгеле булачак», — диде ведомство җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
«Бу безгә яшьләрнең хәлен төгәлрәк аңларга һәм конкрет ярдәм чаралары күрергә ярдәм итәчәк», — дип аңлатты Сөләйманов.
Моннан тыш, ул министрлыкның социаль челтәрләрендә «Актуаль мәсьәләләр» сәхифәсе эшләвен искәртте. Аның кысаларында ведомство белгечләре экспертлар белән бергә төрле проблемаларга багышланган еш бирелә торган сорауларга җавап бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз