Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Яшьләр министрлыгы Инстаграмда Җиңү турында 75 фактны чыгарачак
Проект республика лагерьларында һәм яшүсмерләр клубларында таратыла торган укыту модуле нигезе булачак.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы «Җиңү турында 75 факт» мәгълүмат проектын эшләтеп җибәрү турында игълан итте. Һәр көн социаль челтәрләрдә ведомство битләрендә Бөек Ватан сугышы тарихыннан фактлар бастырылачак. Бу хакта брифингта журналистларга ведомство башлыгы урынбасары Анна Захматова сөйләде.
«Бу фактлар тарихи бергәлек, музей белән чагыштырылган. Алар укыту модуле нигезе булачак, алга таба ул ТР лагерьларының, яшүсмерләр клубларының һәм яшьләр үзәкләренең профиль сменаларында методик тәкъдимнәр буларак таратылачак», — дип аңлатты ул.
Проект совет халкының югалту масштабын һәм батырлыгын күрсәтергә, яшьләргә илнең нацизмны җиңү өчен югалтулар кичерүен аңларга мөмкинлек бирергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз