news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының яңа җитәкчесе билгеләнде

Ул - Казан Башкарма комитеты җитәкчесе

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры итеп билгеләнде. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген “эшлекле дүшәмбе”дә белдерде.
Рафис Борһанов узган атнада Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры итеп билгеләнгән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевны алыштыра.
Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат хезмәтендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына яңа министр әлегә коллективка тәкъдим ителмәде дип белдерделәр. Бүген 11 сәгатьтә Марат Бариевның матбугат конференциясе үткәрәчәген дә билгеләп үтәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot