news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшьләр эшләре министрының өч урынбасары билгеләнде

Татарстан Министрлар Кабинетының яшьләр эшләре министрының өч урынбасары билгеләнүе турындагы карарына 23 июльдә кул куелган.

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнде. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарына 23 июльдә кул куелган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

Шулай ук Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасарлары вазифасына Ринат Садыйков һәм Анна Захматова билгеләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot