news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшүсмерләре кыенлыклар турында ышаныч телефонына хәбәр итәләр

Республикада Балалар ышаныч телефоны 2010 елдан бирле эшли.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Яз көне яшүсмерләрне борчый торган өч проблема аталды. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына әңгәмәсендә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балалар ышаныч телефоны хезмәте җитәкчесе Ирэна Боброва сөйләде.

“Яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы мөрәҗәгатьләр еш килә. Язгы чорда бу уку белән бәйле проблемалар да, низаглар да, яшүсмерләр арасындагы кризис та бар”, – диде ул.

Агентлык әңгәмәдәше балалар ышаныч телефонын искә төшерде: 8 (800) 200-01-22. Ул Татарстанда 2010 елдан бирле эшли. Ашыгыч психологик ярдәм авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарга, ата-аналарга һәм башка кешеләргә күрсәтелә.

“Татарстан буенча алты линия эшли, алар арасында тәүлек буе эшли торганы да бар. Теләсә кайсы вакытта республиканың теләсә кайсы почмагыннан әлеге номерга шалтыратып була. Шалтыратулар бушлай һәм аноним”, - диде Ирэна Боброва.

2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада балалар ышаныч телефонына 25,5 меңнән артык шалтырату килгән. 14 меңнән артык кеше төрле проблемаларны хәл итү өчен мөрәҗәгать итте. 67 мөрәҗәгать суицид ниятләре белән чакырылган иде.

«Шулай ук гаиләләрдә конфликтлар һәм ата-аналар белән мөнәсәбәтләр, экзистенциаль проблемалар белән бәйле кризис характерындагы шалтыратулар буенча мөрәҗәгатьләр булды. Бу яшьтәшләре, яраткан кеше белән үзара мөнәсәбәтләр. Шулай ук иртә йөклелек, компьютер уеннары белән мавыгу, эчкечелек, наркомания мәсьәләләре буенча да шалтыратулар килә», – дип тәмамлады Боброва.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100