news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшүсмерләр мәктәбендә футбол белән 634 кыз бала шөгыльләнә – Александр Гусев

Татарстанда рәсмиләштерелгән 46 футбол стадионы бар, диде ТР футбол федерациясе рәисе.

Татарстан яшүсмерләр мәктәбендә футбол белән 634 кыз бала шөгыльләнә – Александр Гусев
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында рәсмиләштерелгән 46 футбол стадионы бар. Футбол бүлеге булган 49 балалар-яшүсмерләр мәктәбендә 8940 бала шөгыльләнә, шуларның 634е - кызлар. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев әйтте.

ТР футбол федерациясе рәисе 634 кыз бала балалар-яшүсмерләр мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүен әйтте. “Футбол бүлеге булган 49 балалар-яшүсмерләр мәктәбендә 8940 бала шөгыльләнә, шуларның 634е кызлар. Республикада елдан-ел футбол белән шөгыльләнүче кызлар саны арта”, - диде ул.

Александр Гусев Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары булдыру программасы гамәлгә ашырылуын әйтте. “Бүгенге көндә Республикада 800дән артык универсаль спорт мәйданчыгы бар. Һәм 300гә якын 20х40 үлчәмле мәйданчык - ясалма катламлы. Республикада инфраструктура бик югары дәрәҗәдә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россиядә алдынгы урында. Тиздән Юдинода спорт мәйданчыгы булачак. Юдино инде ул - тулы бер спорт комплексы. Киләсе елда, мөгаен, спорт мәйданчыгы Апаста да булыр”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100