news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшь армиячеләре Россиядә иң яхшысы дип табылды

Татарстанның Болгар шәһәре 1нче урта мәктәбе укучысы Ангелина Бедова I дәрәҗә «Яшь армиячеләр батырлыгы» билгесенә лаек булды.

Татарстан яшь армиячеләре Россиядә иң яхшысы дип табылды
mon.tatarstan.ru

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 49 муниципаль штабны һәм 17 мең кешелек 1112 отрядны берләштергән «Яшь армияче» Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге Россиядә иң яхшысы дип табылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима докладында китерелгән республикада формалашкан яшь армиячеләр хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү һәм үстерү буенча башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлек моделен төбәкләрдә таратырга тәкъдим иттеләр.

Оборона министры Сергей Шойгу боерыгы нигезендә, Лариса Сулима Татарстанда яшь армиячеләр хәрәкәтен оештыру һәм үстерүгә керткән өлеше өчен «Ватан Геройлары истәлегенә» медале белән бүләкләнде. Оборона министры урынбасары - статс-секретарь Николай Панков республикага рәхмәт белдереп, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарына медаль тапшырды.

Татарстанның Болгар шәһәре 1нче урта мәктәбе укучысы Ангелина Бедова I дәрәҗә «Яшь армиячеләр батырлыгы» билгесенә лаек булды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100