news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан яшьгвардиячеләре һәм халык фронты әгъзалары Донецкига гуманитар йөк алып китте

Татарстан яшьгвардиячеләре һәм халык фронты әгъзалары Донецкига гуманитар йөк алып китте
Фото: Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» матбугат хезмәте

Бөтендөнья гуманитар ярдәм көне алдыннан «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» һәм Гомумроссия халык фронты активистлары хәйрия миссиясе белән Донецк Халык Республикасына китте. Сәфәрнең максаты – махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар йөк илтү.

Гуманитар ярдәм составына төрле маркадагы дүрт автомобиль, шулай ук 1,5 тонна кирәкле товарлар керә. Алар арасында генераторлар, төзелеш җиһазлары, гигиена чаралары, озак саклана торган азык-төлек, эчә торган су һ.б. бар. Хәрбиләргә балалар язган хатлар аеруча зур кыйммәткә ия.

«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Казан җирле бүлеге җитәкчесе Владислав Тарасов миссиянең әһәмиятен искәртте. «Бүген без хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшыру өчен Донбасска юл тотабыз. Без барыбыз бергәләп, республикабызда яшәүчеләр һәм оешмалар ярдәмендә кирәкле бөтен әйберләр кергән гуманитар йөк җыйдык, бүген аны хәрбиләргә алып барабыз. Безнең йөкнең үзенчәлеге тагын шунда – дүрт автомобиль тапшырачакбыз. Җиңү безнең якта булачак!» - диде ул.

«Халык фронты Россия өчен!» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте Татарстандагы төбәк бүлегенең яшьләр проектлары буенча координаторы Дамир Нургалиев операциянең уңышлы булачагына ышаныч белдерде, ватандашларга ярдәм күрсәтү һәм илне ныгыту өчен уртак тырышлыкның әһәмиятен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100