Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан «Яшел Үзән» махсус икътисади зонасы резидентлары өчен салым ташламалары кертә
Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Яшел Үзән» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы резидентлары өчен салым ташламалары кертергә тәкъдим итте. Бу хакта закон проектын Министрлар Кабинеты ТР Дәүләт Советына керткән. Документ беренчел карау уза.
«Татарстанда Алабуга районы территориясендәге сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона һәм Югары Ослан һәм Лаеш районнары территорияләрендәге «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зона резидентлары булган оешмалар өчен ташламалар каралган», - диелә закон проектына аңлатма язуында.
Аерым алганда, алар транспорт чарасын исәпкә куйганнан соң 10 ел дәвамында транспорт салымы түләүдән азат ителә. Моннан тыш, алар өчен оешма кеременә салымның түбән ставкасы кулланыла.
«Яшел Үзән» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы быел республиканың Зәй районы территориясендә булдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз