Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан ясалма интеллект үсешенә 5 млрд сум кертәчәк
Профильле программа буенча Татарстан ясалма интеллект белән бәйле проектларны үстерүгә 5 млрд сум кертәчәк. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Татарстан ясалма интеллектны икътисади үсешнең һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүнең мөһим драйверларының берсе дип саный. Бу акчалар кадрлар әзерләүгә, фәнни тикшеренүләргә һәм тотрыклы технологик үсеш өчен инфраструктура булдыруга китәчәк», - дип белдерде Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, кешеләрне ясалма интеллект белән эшләргә мәктәп эскәмиясеннән өйрәтү мөһим. Моның өчен республиканың күп кенә мәктәпләрендә ясалма интеллект түгәрәкләре ачылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз