news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең лидер төбәкләре арасына керде

Татарстан ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең лидер төбәкләре арасына керде
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ясалма фәһем технологияләрен булдыруда зур уңышларга ирешкән Россия төбәкләре арасында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы һәм Новосибирск өлкәсе әйдәп бара. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Ясалма фәһем технологияләрен булдыру потенциалы буенча лидер төбәкләр бишлегенә иң зур Мәскәү агломерациясе, шулай ук берничә төбәк (Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстан һәм Новосибирск өлкәсе) керде», - дип билгеләп үттеләр Президент академиясендә.

Ясалма фәһем өлкәсендәге барлык тикшеренү төркемнәренең якынча 66 проценты, белем бирү программаларының 54 проценты һәм программа әзерләүче оешмаларның 75 проценты Федерациянең шушы биш субъектында тупланган (аерым алганда ил башкаласында – 55 проценттан артык). Программа тәэминатын эшләүче компанияләрнең 63 процентка якыны, аларның 74 процент хезмәткәре һәм табышның 83 проценты да әлеге төбәкләргә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100