Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан яшь гвардиячесе волонтер булып Курск өлкәсенә китте
«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк бүлегенең Спас җирле бүлеге активисты Александр Кузовкин гуманитар миссия белән Курск өлкәсенә китте. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» төбәк бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь гвардияче ике атна дәвамында Курск өлкәсендәге кешеләргә актив ярдәм итә. Ул сортлап аеру үзәкләрендә, складларда эшли, биредәге халыкка гуманитар ярдәм китерү һәм таратуда катнаша, чик буе зоналарыннан эвакуацияләргә булыша, шулай ук вакытлыча тору пунктларында кешеләргә ярдәм итә.
«Курск өлкәсендәге вәзгыятьне күрә торып читтә кала алмадым. Волонтерлар җыя башлаулары турында белүгә күңел һәм йөрәк чакыруы буенча юлга җыенырга тотындым. Чит бәла булмый, һәм янәшәдәге кешеләр ярдәменнән башка авыр хәлне җиңеп чыгу кыен. Мин тыныч халыкка ярдәм итү һәм уртак җиңүебезгә өлеш кертү өчен монда», - дип уртаклашты волонтер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз