Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Яшь гвардиячеләре хәрби операция зонасына өч тоннадан артык гуманитар йөк илтте
«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Алабуга җирле бүлеге активистлары Херсон өлкәсенә гуманитар ярдәм илтте.
Яшь гвардиячеләр хәрбиләргә автомобиль, ягулык өчен канистрлар, җылылык изоляциясе материалы рулоннары, эчәргә яраклы су һәм башка кирәкле әйберләр тапшырды.
Моннан тыш, активистлар җирле халыкка көнкүреш химиясе, техника, озак саклана торган азык-төлек продуктлары, эчәргә яраклы су, балалар өчен туклану, бала чүпрәкләре һәм шәхси гигиена чаралары китерде.
Гуманитар миссия кысаларында Яшь гвардиячеләр барлыгы 3 тоннадан артык гуманитар йөк җыйган һәм тапшырган.
Исегезгә төшерик, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Алабуга җирле бүлеге махсус хәрби операция башланганнан бирле 124 тонна ярдәм җыйган һәм фронтка җибәргән.
«Без барыбыз бергә, республикабызның халкы һәм оешмалары ярдәме белән, барлык кирәкле әйберләр кергән зур гуманитар йөк җыйдык. Боларның барысын да хәрби хезмәткәрләребезгә илтеп тапшырдык. Җиңү безнең кулда булачак!» - диде «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Алабуга җирле бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз