Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан яшь гвардиячеләре Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрде
Гуманитар миссия кысаларында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан бүлекчәсе активистлары махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына ярдәм тапшырды. Бу хакта «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шторм Z» штурм бригадасына яшь гвардиячеләр җылы киемнәр, шәхси гигиена чаралары, исемле пакетлар, генераторлар, дроннар һәм маскировка челтәрләре тапшырды. Солдатлар күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
90 нчы танк дивизиясенең 6 нчы танк полкына өч куб брус, җылыту материаллары һәм маскировка челтәрләре тапшырылды. Полк вәкилләре Татарстан «Яшь Гвардия»сенә авыр вакытта күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, гуманитар ярдәм хастаханәгә дә җибәрелде. Анда инвалид коляскалары, йөртүче җайланмалар, шәхси гигиена чаралары, дымлы салфеткалар, бинтлар һәм озак саклана торган азык-төлек кергән.
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов хәбәр иткәнчә, бу инде «Бердәм Россия» белән берлектә 34 нче гуманитар ярдәм җибәрү. Активистлар барлыгы 416 тонна йөк җыйган һәм җибәргән, аның суммасы 85 миллион сумнан арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз