news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан ярминкә мәйданчыкларында 890 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган

Татарстанда быел ярминкәләр 16 сентябрьдә башланды.

Татарстан ярминкә мәйданчыкларында 890 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган
prav.tatarstan.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелгән 12 көндә Татарстанның сәүдә мәйданчыкларында 890 млн сумга якын продукция китерелгән. Бу хакта бүген “Казан” агросәнәгать паркында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Ренат Сөләйманов хәбәр итте.

Татарстанда быел ярминкәләр 16 сентябрьдә башланды, алар 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте ул.

Казанда ярминкәләр 10 сәүдә һәм 7 чатыр мәйданчыкларында оештырылган, Чаллыды өч мәйданчыкта сату итәләр. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукцияләре белән Яшел Үзән районында “Яңа Тура” технополисы территорияләрендә сату итәләр.

“12 ярминкәгә 15 мең берәмлек автотранспорт килгән. 33 муниципаль район Казан, Чаллы, Яшел Үзән ярминкәләрендә катнаша”, - дип сөйләде Ренат Сөләйманов.

Ярминкәләр башланган көннән алып сәүдә мәйданчыкларына 17,1 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1,2 мең тонна төрле ит, 365 тонна сөт, 722 тонна шикәр комы, 679 тонна он, 7,3 млн данә йомрка һәм башка продукция алып килгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot