Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан янындагы ике күрше төбәктә биш БПЛА бәреп төшерелгән
Бүген иртән Татарстан янындагы күрше төбәкләрдә биш пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматларына караганда, өч дрон Башкортстан территориясендә, ике очкыч Самара өлкәсендә юк ителгән. Мәскәү вакыты буенча 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Һава һөҗүменә каршы оборона дежур көчләре барлыгы самолет тибындагы сигез пилотсыз очкыч бәреп төшергән.
Башкортстан һәм Самара өлкәсеннән тыш, Ростов өлкәсе өстендә ике, Белгород өлкәсендә бер БПЛА бәреп төшерелгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбегә каршы төндә Россия Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары самолет тибындагы пилотсыз очучы аппаратлар һөҗүмен теркәгән. Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 34 БПЛА юк ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз