news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан янгын сүндерүчеләре Мордовия тыюлыгындагы бистәне уттан саклап калган

Суны Сатис елгасыннан алганнар.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан янгын сүндерүчеләре Мордовия тыюлыгында төнлә кизү торганда Росстанье бистәсен уттан саклап калган. Зыян күрүче кешеләр юк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең аэромобиль группасы беренче ике көндә Мордовиядә 63 мең кв метр мәйданда урман янгынын сүндергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Сатис елгасында урнашкан янгын автоцистернасы Россия гадәттән тыш хәлләр системасы төркеменең су ташый торган 80 машинасын һәм автоцистернасын су белән тәэмин иткән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot