Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан янгын сүндерүчеләре Мордовия тыюлыгына ут белән көрәштә ярдәм итәргә китте
«Мордовия тыюлыгы»нда янгынны 3 августтан бирле сүндерәләр.
(Казан, 13 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэробиль төркеме Мордовия дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә ут белән көрәштә ярдәм итәргә китте. Күрше республикага барлыгы 45 кеше һәм 8 берәмлек техника киткән.
«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының анда эшли торган төркемен көчәйтү зарурлыгы туды. Без ярдәм итәргә, автоном рәвештә эшләргә, куелган бурычны үтәргә тиеш. Бөтен кирәкле экипировка һәм милек бар», — диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов.
«Мордовия тыюлыгы»нда янгынны 3 августтан бирле сүндерәләр. Табигый янгынны бетерү тәүлек буе дәвам итә, көчле җил һәм коры эссе һава торышы эшне катлауландыра. Татарстан янгын сүндерүчеләреннән тыш, катлаулы участокларда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск өлкәләреннән, Мордовия, Марий Эл һәм Чувашия Республикасыннан аэромобиль төркемнәре җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз