Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан яңа төзелешләрдә торак саны буенча лидер төбәкләр исәбенә керә
Татарстан торакны сафка бастыру буенча беренче бишлектәге төбәкләр исемлегенә керде. Ул агымдагы елның беренче 4 аенда 1,4 млн квадрат метр төзегән.
Шул ук вакытта «Счастливый дом» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Анастасия Гизатова сүзләренчә, тапшырылган һәм сатылган торак - ул төрле әйберләр. «Ягъни объект тапшырылырга, ләкин анда фатирлар берничек тә сатыла алмаска мөмкин», - дип искәртте ул безнең агентлыкка.
Эксперт билгеләп үткәнчә, Татарстан - торакны файдалануга тапшыру буенча лидерларның берсе, шулай ук яңа төзелешләрдә фатирлары күп булган төбәкләр исәбенә керә.
Бердәм торак төзелеше мәгълүмат системасы нигезендә, Татарстанда май аена булган мәгълүматлар буенча, барлыгы 2,2 млн кв. метр торак төзелә. Аларның 27 проценты гына сатылган, ягъни 577 мең кв. метр, 1,4 млн кв. метр, ягъни 62 проценты сатылмаган. Яңа төзелешләрнең гомуми мәйданының 11 проценты, ягъни 249 мең кв. метры сатуга куелмаган.
Шул ук вакытта майда бер квадрат метрның бәясе уртача 134,5 мең сум дәрәҗәсендә булган. Бер елда ул 29 процентка, ел башыннан 3,5 процентка ка кыйммәтләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз