Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе туры эфирда марафон үткәрәчәк
14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм сайлаулар көнендә «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе «Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән 14 сәгатьлек телемарафон уздырачак. Ул 8.00 сәгатьтә старт ала. Бу хакта телерадикомпания генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадыйрова хәбәр итте.
«Без республика өчен бу мөһим көндә – якындагы биш елга үсеш векторын билгеләгәндә, казанышлар һәм республика файдасына иҗат итүче кешеләр турында сөйлисебез килә. Зур телемарафон үткәрергә җыенабыз, барлыгы 150 кунак булачак. Яңалыкларның махсус чыгарылышлары, сәясәт белгечләре, иҗтимагый күзәтүчеләр чыгышлары булачак. Аннары махсус хәрби операция зонасыннан һәм башкалабыз Мәскәүдән телекүперләр уздыру көтелә», – дип билгеләп үтте Кадыйрова.
Шулай ук спикер, телестудия стандарт телевизион үлчәмнәр буенча бизәлмәячәген ассызыклады. «Безнең ишегалды» программасы дизайнында булачак ул, анда чын эскәмияләр, фонарьлар, клумбалар булачак. Ә туры эфир трансляциясе барышында өч мәртәбә төрле стильдә «Мин яратам сине, Татарстан» җырын тыңлау мөмкин булачак.
Студиянең кунаклары итеп җыр сәнгате йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур һәм Эльза Исламовлар чакырылган. Шулай ук кунаклар рәтендә «Курше фест» ишегалды вакыйгалары конкурсында җиңүчеләр, «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь йолдызлары, хезмәт династияләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары вәкилләре булачак.
«ТНВ» телеканалы алып баручылары туры эфирда 11 iPhone 16 Смартфоны һәм ике «Sollers ST8» автомобиле ияләренең исемнәрен ачыклаячак. Аларны Татарстанның һәр гаиләсе #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсында катнашып оту мөмкинлегенә ия булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз