Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татарстан — яңа гасыр" телеканалына элемтә операторларында 21 нче урын бирелде
Бу карарны бүген конкурс комиссиясе игълан иткән.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы хәзер телевизион каналлар арасында 21 нче номер астында урнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте.
“Конкурс комиссиясе әле яңа гына эшен тәмамлады һәм Татарстаннан булган гаризаларны карады. Комиссия әгъзалары бертавыштан 21 нче номеры астында “ТНВ” төбәк каналы эшләсен дип тавыш бирде. Әгъзалар телеканалның югары иҗади дәрәҗәсен һәм тапшыруларның сыйфатын да билгеләп үтте”, – диде ул.
Димәк, барлык элемтә операторлары якын арада 21 нче номерны “ТНВ”га бирергә тиеш. “Бу “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы өчен бик югары дәрәҗә һәм алга таба үсәр өчен дә этәргеч”, – диде И.Әминов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз