Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстан — яңа гасыр» республика хәрәкәтен янәдән Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде
Казанда иҗтимагый оешманың яңа составын билгеләделәр.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Татарстан — яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте югары советы рәисе итеп янәдән республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Бу хакта «ТНВ» утырышында билгеле булды.
«Хәрәкәтнең хәзерге Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны яңа срокка сайларга тәкъдим итсәм, беркемне дә гаҗәпләндермәм. Чөнки аның бәхәсле мәсьәләләрне конфликтка кадәр җиткермичә, шәхси сөйләшүләр юлы белән хәл итү омтылышы аерылып тора», — диде «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев.
Ул шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстанда эшләү тәҗрибәсенә генә түгел, ә бөтенроссия һәм халыкара абруйга ия булуын да билгеләде.
«Мин үз кандидатурамны тәкъдим итүләренә бик рәхмәтле. Максатсыз яшәгән көннәр һәм елларыбыз өчен оят булмаслык итеп эшләрбез», — дип җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин.
Шул ук вакытта ул хәрәкәтнең уңышы, нигездә, команда эшенә бәйле, дип әйтте. «Без барысы белән дә яхшы эшлибез. Шулай дәвам итәрбез дип уйлыйм», — дип йомгак ясады оешманың яңа сайланган рәисе.
Моннан тыш, хәрәкәт җитәкчесе урынбасарлары да сайланды. Алар арасында ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Марат Галиев, КФУның Алабуга филиалы директоры Елена Мерзон һәм «ТНВ» Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова бар иде.
Элегрәк иҗтимагый хәрәкәтнең сигезенче съездында «Татарстан — Яңа гасыр» оешмасы составы сайланды, аңа 39 кеше керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз