news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан – Яңа гасыр» программалары ОТР телеканалында эфирга чыга башлады

Тапшырулар рус телендә трансляцияләнәчәк.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдән «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы программалары беренче мультиплекс кысаларында ОТР телеканалында көненә өч сәгать эфирга чыга башлады. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан – Яңа гасыр» тапшырулары ОТР телеканалында ике блокта тәкъдим ителәчәк. Иртәнге блок иртәнге 6да ярты сәгатьлек яңалыклар чыгарылышы белән башлана. Кичке блок 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр трансляцияләнәчәк», диелә ведомство хәбәрендә.

Республикада яшәүчеләр һәм Татарстан тормышын яктырткан мәгълүмати-аналитик тапшырулар рус телендә трансляцияләнәчәк.

Моңа кадәр тапшырулар бары тик «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе программасы кысаларында «Россия 1» һәм «Россия 24» каналлары эфирында гына тәкъдим ителә иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot