news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстан-Яңа гасыр” каналында - Пушкинның Казанда булуы турындагы фильм премьерасы

“Кибитка Пушкина” дип аталган документаль фильмны “Панорама-телефильм” иҗат берләшмәсе әзерләгән

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). “Панорама-телефильм” иҗат берләшмәсе бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Казанда булуы турында яңа документаль фильм әзерләде. Ул “Кибитка Пушкина” дип атала.

Пушкин Казан каласында 1833 елның көзендә ике көн һәм 3 төн уздыра. Биредә ул Емельян Пугачев турындагы әсәрен язар өчен илһам һәм өр-яңа мәгълүмалар эзли. “Мин Казанда бишесеннән бирле... Монда героемның замандашлары булган картлар белән очраштым, шәһәрнең әйләнә-тирәсендә булдым, сораштырдым, яздым, һәм биредә юкка гына булмавымнан канәгатьмен”, дип язган шагыйрь хатыны Наталья Гончаровага.

“Кибитка Пушкина”фильмы авторлары Казан һәм аның халкына Пушкин күзләре аша карарга, шагыйрьне хәтерләүче йортларның “тере ташларын” эзләргә тырыша. Яңа документаль фильмның премьерасын 26 сентябрьдә кичке җиденче яртыда “Татарстан-Яңа гасыр” каналы тәкъдим итә. Фильм 29 сентябрьдә 13 сәгатьтә кабатлап күрсәтеләчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100