news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Татарстан-Яңа Гасыр” каналы Яңа ел премьерасын тәкъдим итә
Каналда 21 декабрьдә “Хуш киләсең!..” проекты старт ала
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). 21 декабрьдә “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында Яңа елга багышланган махсус проект старт ала. “Хуш киләсең!..” дип аталган Яңа ел тапшыруы кысаларында Россия, Алмания, Литва, Латвия, Израильдә яшәүчеләр дә туганнары һәм якыннарына котлаулар юллый алачак.
“Татарстан-Яңа Гасыр”ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 30 декабрьгә кадәр эфирга чыгачак бу тапшыруда тамашачылар 2010 елны ничек каршы алырга кирәклеге хакында мәгълүмат туплый ала. Студия кунаклары арасында республиканың танылган сәясәтчеләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен, татар эстрадасы йолдызларын күреп булачак. Алар алып баручылар белән бергә бәйрәм киеме сайлаячак, бәйрәм табыны әзерләячәк, балалар бәйрәмен күңелле итеп үткәрү өчен сценарий язачак. Телевизор караучылар өчен алар белән туры эфирда аралашу мөмкинлеге дә каралган.
Кичке 6 да эфирга чыгачак яңа тапшыруны тамашачыларга “Хәерле иртә!” аша таныш булган Илдар Кыямов, Гөлназ Рәхмәтуллина, Эльнар Яркәев, Люция Нотфуллина, Раил Өметбаев һәм Роза Әдиятуллина алып бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot