Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татарстан-яңа гасыр" хәрәкәте вәкилләре һәм Кукмара укучылары экология буенча фикерләште
Кунаклар республика туфрагы, аның үзлекләре, органик матдәләр турында сөйләделәр
(Кукмара, 28 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина) Күппрофильле лицей базасында "Экология көне" үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты. "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте, ТР Фәннәр академиясенең экология мәсьәләләре һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты хезмәткәрләре составындагы экологик десант мәктәп укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә караган чаралар үткәрделәр.
- Республикасы территориясендә безнең "Татарстан – Яңа Гасыр" хәрәкәте егерме ел эшли. Ул – Татарстанда Җир Хартиясе булдыруны әйдәп баручы. Бүген сездә кунакта булу, экология мәсьәләләре турында сөйләшү бездә уңай тәэсирләр калдырды. Безнең әңгәмә кызыклы гына түгел, ә файдалы да булачагына ышанам, - дип сөйләде "Татарстан – Яңа Гасыр" республика хәрәкәтенең Югары советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм укытучылар, укучылар өчен дә файдалы булачак китапларны мәктәпкә тапшырды.
Кунаклар республика туфрагы, аның үзлекләре, органик матдәләр турында сөйләделәр. Алар шулай ук тәҗрибә үткәрделәр: алдан мәктәп укучылары алып килгән су сыйфатын тикшерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз