news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне хуплый

Казанда «Татарстан — Яңа гасыр» республика хәрәкәтенең сигезенче съезды узды.

«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне хуплый
tatarstan.ru

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим итүне хуплады. Мондый карар бүген «ТНВ»ның сигезенче съездында кабул ителде.

«Татарстан Президенты сайлауларында без хуплаган кандидатура буенча сәяси интрига юк. Сүз дә юк, бу Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов — республиканың танылган абруе һәм лидеры», — диде парламент башлыгы, «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Президенты вазифасына кандидатны алга таба тәкъдим итү өчен, Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплауны тәкъдим итте.

«9 июньдә партиянең Генераль советы президиумы аның кандидатурасын киләсе сайлауларда күрсәтергә тәкъдим итте. 16 июньдә бу тәкъдим расланды», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьгә билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot