Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан йөзүчесенә дөнья чемпионатында медаль яуларга бер адым җитмәде
Россия егетләре эстафетада дүртенче урында калды.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Будапештта уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында кичә йөзү ярышлары старт алды. Әлеге көн Россия спортчыларына медаль китермәде. 4х100 метрга ирекле ысул белән йөзү эстафетасында Россиянең ир-атлар җыелма командасына медаль яуларга бер адым җитмәде – составында Татарстан йөзүчесе Никита Королев та булган команда финишка дүртенче булып килде.
Никита Королев, Александр Попков, Никита Лобинцев һәм Владимир Морозов эстафетаны өч минут 12,58 секунд күрсәткече белән төгәлләде.
Дөнья чемпионаты. Йөзү. Ир-атлар. Эстафета 4х100 м. Финал.
1. АКШ – 3:10.06
2. Бразилия – 3:10.34
3.Венгрия – 3:11.99
4. Россия – 3:12.58
Никита Королев өчен эстафета дөнья чемпионатында бердәнбер дисциплина иде. Аннан тыш чемпионатта Татарстаннан тагын ике йөзүче – йөзүчеләре Александр Красных (200 һәм 400 метрга ирекле йөзү, эстафета 4×200 метр) белән Григорий Тарасевич (аркада 50 һәм 100 метрга йөзү) та катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз