news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчесе Россия чемпионы булып танылды

Бөгелмә спортчысы, 21 яшьлек Александр Красных Мәскәүдә уза торган чемпионатта өченче "алтын"ын яулый инде.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Татарстан йөзүчесе Александр Красных 800 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә Россия чемпионы булып танылды. Бөгелмәнең 21 яшьлек йөзүчесе әлеге араны 7 минут 54,49 секундта йөзеп узды.

10 апрельдә Мәскәүнең "Олимпийский" спорт комплексында старт алган ил чемпионатына Александр Красных моңа кадәр 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә чемпион исемен яулаган иде инде. Ә кичә Татарстанның ир-ат йөзүчеләре 4х200 метр арага эстафетада җиңүче булды. Команда составында Александр Красныхтан тыш Эрнест Мәгъсүмов, Григорий Тарасевич һәм Эмиль Мөхәммәтҗанов та бар иде.

Бүген 800 метр арага узышуда Александр Красныхтан калышып, икенче-өченче урында Ханты-Мансийск йөзүчеләре Илья Дружинин (7 минут 57,99 секунд) һәм Ярослав Потапов (8 минут 01,09 секунд) килде.

Шунысын да әйтергә кирәк: беренче урын яуласа да, Красныхның күрсәткече дөнья чемпионатында катнашырга мөмкинлек бирә торган нормативтан начаррак булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100