news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан йөзүчесе Григорий Тарасевич дөнья чемпионатында финалга узды

Хәлиткеч ярышлар иртәгә билгеләнгән.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Россия данын яклаучы Татарстан йөзүчесе Григорий Тарасевич Будапештта уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында 100 метр арага аркада йөзү ярышларының ярымфиналында уңышлы чыгыш ясады.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, 21 яшьлек Григорий Тарасевич әлеге араны 53.06 секундта йөзеп узды. Бу – ярымфиналдагы бишенче күрсәткеч. Иң яхшы күрсәткечкә (52,44 секунд) Кытай спортчысы Сю Цзяю иреште.

Әлеге дистанциядә финал ярышлары иртәгә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot