Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан йөзүчесе дөнья чемпионатының ярымфиналына узды
Григорий Тарасевич аркада 50 һәм 100 метрга йөзүдә көч сынаша.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Бүген йөзү буенча ярышларның икенче көне. Анда Татарстан йөзүчеләре дә көч сынаша.
Россия данын Татарстаннан өч йөзүче яклый. Дөнья чемпионатында бердәнбер дисциплина – эстафетада чыгыш ясаган Никита Королев өчен ярышлар төгәлләнсә, Александр Красных (200 һәм 400 метрга ирекле йөзү, эстафета 4×200 метр) белән Григорий Тарасевич (аркада 50 һәм 100 метрга йөзү) өчен барысы да алда әле.
Бүген Григорий Тарасевич 100 метр арага узышуда квалификация этабын уңышлы узды – өченче күрсәткеч белән ярымфиналга үтте.
"Биредә ярышлар уза торган һәм күнегүләр өчен каралган бассейнда да шартлар яхшы. Шуңа да кәефләр шәп, сугышчан", – дип белдергән "Р-Спорт" агентлыгына Татарстан йөзүчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз