news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчесе дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составында көмеш медаль яулады

Александр Красных эстафетаның соңгы этабында йөзде.

(Казан, 28 июль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Будапештта уза торган Су спорты буенча дөнья чемпионатында йөзү ярышларында Россиянең ир-атлар җыелма командасы 4х200 метр арага ирекле ысул белән йөзү эстафетасында көмеш медаль яулады.

Команда составында Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Данила Изотов һәм Татарстан йөзүчесе Александр Красных та бар иде. 22 яшьлек Бөгелмә йөзүчесе Александр Красных чемпионатта 200 метр арага йөзүдә бронза медаль яулаган иде инде. Бүгенге эстафетада ул соңгы этапта йөзде.

Эстафетаның җиңүчеләре булып Бөекбритания командасы танылды. Бронза медальне Америка йөзүчеләре яулады.

Йөзү. Ир-атлар. Эстафета. Ирекле стиль. 4x200 метр. Финал.

1. Бөекбритания 7.01,10.

2. Россия (Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Данила Изотов, Александр Красных) 7.02,68.

3. АКШ 7.03,18.

Будапештта чемпионат 30 июльдә тәмамлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100