news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан йөзүчесе Александр Красных Казанда Россия чемпионатында “көмеш”ле булды

Спортчы Дөнья чемпионатында катнашу өчен яшүсмерләр арасыннан сайлап алу нормативларын үтәде

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда уза торган Россия чемпионатында 25 метрлы бассейнда 400 метрга ирекле йөзү буенча Мәскәүдән йөзүче Михаил Полищук җиңде. Аның нәтиҗәсе 3:42:45.
Татарстан спортчысы Александр Красных көмеш медальгә ия булды. Ул 3:42.66 нәтиҗәсе белән Катар башкаласы Доһада узачак Дөнья чемпионатында катнашу өчен яшүсмерләр арасыннан сайлап алу нормативларын үтәде.
Призерлар өчлегенә шулай ук Мәскәүдән Евгений Куликов (3:43.79) та керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot