news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчесе Александр Красных Халыкара йөзү ярышында ике алтын медаль яулады

Россия йөзүчеләре исәбендә - 7 алтын, 9 көмеш һәм 3 бронза медаль.

(Казан, 15 июнь, "Татар-информ"). Испаниянең Барселона шәһәрендә «Маре Нострум-2017» Халыкара йөзү ярышларының икенче этабы төгәлләнде. Россия йөзүчеләре исәбендә 7 алтын, 9 көмеш һәм 3 бронза медаль бар. Берничә көн элек Монте-Карлода (Монако) узган беренче этапта Россия йөзүчеләре 3 алтын һәм 6 көмеш медаль яулаган иде.

13-14 июнь көннәрендә Барселонада узган ярышларда 7 "алтын"ның өчесен, нәкъ беренче этаптагы кебек үк, Юлия Ефимова яулады. Икенче этапның ике тапкыр чемпионы булып Татарстан йөзүчесе Александр Красных та танылды. Бөгелмә спортчысы 200 һәм 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә җиңүче булды.

Россия спортчылары исәбендәге ике алтын медальне исә Антон Чупков яулады.

«Маре Нострум-2017» ярышларының икенче этабы 17-18 июньдә Франциядә (Кане-ан-Руссийон) уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100