Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан йөзүчесе Александр Красных Европа чемпионатында җиңү яулады
Бөгелмә егете Россия җыелмасына икенче алтын медаль китерде.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Россия данын яклаучы Татарстан йөзүчесе Александр Красных кыска сулыкта йөзү буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады. Даниянең Копенгаген шәһәрендә уза торган чемпионатта Бөгелмә спортчысы 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә җиңүче булды.
Александр Красныхның финалда күрсәткән вакыты – 3 минут 35,51 секунд. Ул калган көндәшләрен сизелерлек артта калдырды. Икенче урынны яулаган Венгрия йөзүчесе Петер Бернек, мәсәлән, Россия йөзүчесеннән 1,63 секундка калышты. Өченче баскычта Норвегия йөзүчесе Хенрик Кристиансен (+3,12).
Әлеге медаль Европа чемпионатында Россия йөзүчеләре яулаган икенче “алтын” булды. Моңа кадәр 200 метр арага аркада йөзүдә Климент Колесников җиңү яулаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз