news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды

Бөгелмә спортчысы өчен чемпионат уңышсыз башланган иде.

(Казан, 24 июль, "Таатр-информ", Фәрит Салихов). Будапешт шәһәрендә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында йөзү буенча ярышлар дәвам итә. Кичә, йөзү ярышларының беренче көнендә, 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә квалификация этабында ук уңышсыз чыгыш ясаган Татарстан спортчысы Александр Красных бүген ике тапкырга кыскарак дистациядә ярымфиналга узды.

200 метр арага ярышларның бүген кич узачак ярымфиналына, Бөгелмә спортчысыннан тыш, Россия җыелмасыннан Михаил Довгалюк та үтте. Квалификация этабында Довгалюк финишка өченче күрсәткеч (1 минут 46,47 секунд) белән килсә, Александр бишенче булды – 1.46,51.

Исегезгә төшерәбез, 22 яшьлек Александр Красных дөнья чемпионатында 4×200 метр арага эстафетада да катнашырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100