news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында катнаша

Бөгелмә йөзүчесе әлеге мөмкинлеккә Россия чемпионатында җиңү яулаганнан соң лаек булды.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстан йөзүчесе Александр Красных 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә Россия чемпионы булып танылды. Чемпионат Мәскәүнең "Олимпийский" спорт комплексында уза. Бу хакта Бөтенроссия йөзү федерациясе матбугат хезмәте җиткерде.
 
Бөгелмә йөзүчесе, 21 яшьлек Александр Красных 400 метр араны 3 минут 45,79 секундта йөзеп узды. Әлеге күрсәткеч аңа дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирде. Шунысы да игътибарга лаек: Россия чемпионатында Красныхтан соң икенче булып Татарстаннан тагын бер йөзүче –  20 яшьлек Казан егете Эрнест Мәксүмов килде. Ул беренче урыннан 4 секундка артта калды.
 
"Тулаем алганда, яхшы күрсәткечкә ирештем. Әзерлек катлаулы, әмма узган елга караганда яхшырак булды. Былтыр соң йөзә башлаган идем, имгәнүләр дә булды. Ә быел дөнья чемпионатын күздә тотып әзерләндем. Бүгенге старт – сезон өчен яхшы башлангыч. Будапешттагы чемпионаттыны түземсезлек белән көтәм", – диде Александр Красных алтын медаль яулаганнан соң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100