news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында бронза медаль яулады

Будапештта уза торган дөнья чемпионатында бүген йөзү ярышларының өченче көне.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Будапештта уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында Татарстан йөзүчесе, 22 яшьлек Александр Красных 200 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә бронза медаль яулады.

Бөгелмә йөзүчесе 200 метр араны 1 минут 45,23 секундта йөзеп узды. Беренче урында Кытай спортчысы – Сунь Ян (1.44,39), икенчедә Америка йөзүчесе Таунли Хаас (1.45,04).

"Дистанциянең 175 метрын узганнан соң берни хәтерләмим. Елыйсым килде. Дүртенче урында калган Бөекбритания спортчысын 0,04 секундка узуымны күргәч нык сөендем. Алга таба мотивацияме? Проблема булмас, мин бит әле Олимпия чемпионы түгел", – диде фиништан соң Александр Красның журналистларга.

Исегезгә төшерәбез, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты 30 июльдә төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100