news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчеләре Универсиадада ике бронза медаль яулады

Неапольдагы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы медальләрен Григорий Тарасевич һәм Ирина Приходько алды.

Татарстан йөзүчеләре Универсиадада ике бронза медаль яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы спортчылары Григорий Тарасевич һәм Ирина Приходько йөзү буенча Россия җыелма командасы составында  Неапольдагы Бөтендөнья җәйге Универсиадасында бронза медальләр яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Италиядә узган уеннарда икенче медаль яулаган Тарасевич 50 метрга аркада йөзү буенча өченче булды. Финалда Григорий 24,94 секунд вакыт күрсәтте. Беренче урынны америкалы Джастин Ресс һәм Зейн Уодделл (Көньяк Африка Республикасы) бүлеште.

Ирина Приходько Татарстан Республикасы спортчылары хисабына тагын бер медаль китерде, ул ирекле стильдә хатын-кызлар арасында 4х200 метрлы эстафетада Россия җыелма командасы составына керде. Приходькодан тыш Мария Баклакова, Ирина Кривоногова һәм Елизавета Клеванович кергән милли команда, 8: 03.85 нәтиҗәсе белән, бары тик АКШтан (7: 53.90) һәм Италиядән генә калыша (7:59.68).

Биш ярыш көне нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы вәкилләре активында 4 медаль инде. Алар барысы да су спорт төрләре буенча – «алтын» һәм «бронза» - Тарасевич, суга сикерүчеләр Карина Шкляр һәм «бронза» Приходько. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100