news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчеләре Россия чемпионатының соңгы көнендә биш медаль яулаган

Турнир 5-12 апрельдә Мәскәүнең «Олимпийский» спорт комплексында узган.

Татарстан йөзүчеләре Россия чемпионатының соңгы көнендә биш медаль яулаган
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан йөзүчеләре Россия чемпионатының соңгы көнендә тагын биш медаль (ике көмеш һәм өч бронза) яулаган. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң элек Эдуард Вәлиәхмәтов 400 метрлы дистанциядә өченче булып килгән. Ул әлеге араны 4 минут 18,87 секунд эчендә буйсындырган. Аны Мәскәүдән Максим Ступин һәм Санкт-Петербургтан Данил Зайцев артта калдырган.

Моңа кадәр алтын медаль яулаган Александр Красных 200 метрлы дистанциядә финишка өченче булып килгән (1.46,34). Мартин Малютин – беренче, Михаил Довгалюк - өченче урында.

Ирина Приходько 200 метр араны - 2 минут 14,32 секунд, Егор Куимов исә 100 метрны 52,20 секунд эчендә буйсындырган. Аларның икесе дә көмеш медальгә лаек булган. Санкт-Петербургтан Виктория Белякова һәм аның якташы Андрей Минаков беренче урынны яулаган.

Финалда 4x100 метрлы ир-атлар эстафетасында Григорий Тарасевич, Егор Куимов, Вячеслав Мальковский һәм Никита Королев кебек спортчылардан торган Татарстан җыелма командасы өченче урынга лаек булган (3.40,04). Беренче урында – Мәскәү җыелмасы, өченчедә - Санкт-Петербург йөзүчеләре.

Турнир 5-12 апрельдә Мәскәүнең «Олимпийский» спорт комплексында узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100