Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан йөзүчеләре Россия чемпионатында уңышка иреште
Мәскәүнең "Олимпийский" спорт комплексында уза торган йөзү ярышлары дөнья чемпионатына сайлап алу этабы да булып тора.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 10-14 апрель көннәрендә Мәскәүнең "Олимпийский" спорт комплексында йөзү буенча Россия чемпионаты уза. Ярышларның икенче көне Татарстан спортчыларына ике медаль китерде. Хәтерләсәгез, чемпионатның беренче көнендә Бөгелмә йөзүчесе Александр Красных белән Казан спортчысы Эрнест Мәгъсүмов 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә алтын һәм көмеш медаль яулаган иде инде.
Ярышларның икенче көнендә 200 метр арага аркада йөзүдә дөнья чемпионаты призеры, Свердловск өлкәсе спортчысы, 18 яшьлек Дарья Устинова (2 минут 7,23 секунд) җиңү яулады. Икенче урында Башкортстаннан – Полина Егорова (2.10,45), ә өченчедә – Татарстан кызы, Дарьяның яшьтәше,Чаллы йөзүчесе Ирина Приходько (2.10,49).
Ир-атлар арасында аркада 100 метр арага йөзүдә Татарстан спортчысы, 21 яшьлек Григорий Тарасевич көмеш медаль яулады. Аның күрсәткече – 53,54 секунд. Ә чемпион, Олимпия уеннары призеры – Мәскәү өлкәсе спортчысы Евгений Рылов әлеге араны 53,13 секундата йөзде. Өченче урында – Санкт-Петербургтан Андрей Шабасов (53,77).
Мәскәүдә уза торган ярышлар дөнья чемпионатына сайлап алу этабы да булып тора. Моның өчен аерым төр ярышта беренче яисә икенче урында килергә кирәк. Шул ук вакытта әлеге программада каралган нормативка сыешу да шарт. Григорий Тарасевич, мәсәлән, дөнья чемпионатында катнашу хокукын яулады.
Су спорты төрләре буенча 2017 елгы дөнья чемпионаты 16-30 июльдә Будапештта уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз