news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөзүчеләре эстафетада Россия чемпионнары булып танылды

Мәскәүдә уза торган ярышлар дөнья чемпионатына сайлап алу этабы да булып тора.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Мәскәүнең "Олимпийский" спорт комплексында йөзү буенча Россия чемпионатының бүгенге ярыш көне Татарстан йөзүчеләренә чираттагы медальләр китерде. Татарстан егетләре эстафетада алтын медаль яулады. 10 апрельдә старт алга Россия чемпионаты 14 апрельдә төгәлләнә.

Бүген ир-ат йөзүчеләр 4х200 метр арага эстафетада иң көчле командаларны ачыклады. Составында Эрнест Мәксүмов, Григорий Тарасевич, Эмиль Мөхәммәтҗанов һәм Александр Красных булган Татарстан командасы әлеге ярышта алтын медаль яулады. Аларның күрсәткече – 7 минут та 17.90 секунд. Узышларның ни дәрәҗәдә мавыктыргыч булуын чамалау өчен икенче булып килгән Мәскәү йөзүчеләренең вакытына карау да җитә – 
7:19.80. Өченче урында – Санкт-Петербург командасы (7:20.63).

100 метр арага ирекле йөзү ярышы да Татарстанга медаль китерде – Никита Королев өченче урын яулады (49.16 секунд). Беренче ике баскычта Владимир Морозв (48.28) һәм Данила Изотов (48.53). Өченче урын Никита Королевка дөнья чемпионатында 4х100 метр арага ирекле ысул белән йөзү эстафетасына да юл ачарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә уза торган ярышлар дөнья чемпионатына сайлап алу этабы да булып тора. Моның өчен аерым төр ярышта беренче яисә икенче урында килергә кирәк. Шул ук вакытта әлеге программада каралган нормативка сыешу да шарт. Су спорты төрләре буенча 2017 елгы дөнья чемпионаты 16-30 июльдә Будапештта уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100