news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йөртүчесе Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган

Ульяновскидан килгән фура Татарстаннан килгән зур йөк машинасын бәрдереп киткән.

Татарстан йөртүчесе Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанан килгән зур йөк машинасы Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу хакта Саратовның яңалыклар сайты хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, бүген иртәнге алтыда Саратов өлкәсендә Сызрань-Волгоград юлының 87нче чакрымында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Ульяновскидан килгән фураның 30 яшьлек йөртүчесе «авария» юл билгесе белән туктап торган Татарстан машинасын бәрдергән. Зур йөк машинасын 47 яшьлек ир-ат йөрткән. 

Авария сәбәпчесе булган шофер кабинада кысылып калган. Кабинадан аны коткаручылар чыгарган. Зыян күргән ир-атны «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100