news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән

Башкортстан юлында 1,9 айлык сабый, 1,5 яшьлек бала, 26 яшьлек хатын урында ук җан биргән.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Башкорстанда Татарстан йөртүчесе катнашындагы юл һәлакәтендә хатын-кыз һәм ике бала үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Уфа-Яңавыл юлында 31 яшьлек йөртүченең "Лада приора" машинасы 56 яшьлек Татарстан кешесе йөрткән "Ивеко" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Җиңел машинада йөртүченең 24 яшьлек хатыны, 1,9 айлык баласы булган. Салонда шулай ук яшь ярымлык баласы белән 26 яшьлек хатын да барган. Бәрелешү шулкадәр каты булган, ике бала, яшь ярымлык баланың анасы урында ук җан биргән. "Лада приора" йөртүчесен һәм аның хатынын катлаулы имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Фаҗиганың һава шартлары начар булу сәбәпле килеп чыгуы ихтимал. Башкортстанда буран һәм бозлавык булган, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot