Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттырырга ниятли
Республикада органнар күчереп утырту операцияләре ел саен арта бара.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан йөрәк трансплантациясе операцияләрен арттырырга ниятли. «Безнең алда йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттыру бурычы тора», — диде Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин журналистларга.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье республикада йөрәк күчереп утырту технологиясе акрын үсеш алганын әйтте. Әлегә кадәр Татарстанда бер елда ике йөрәк күчереп утыртылган.
Готье, бу юнәлештә республикада эш җанландырылачак, диде. Аның сүзләренчә, бу процедурага мохтаҗ кешеләр бик күп. Россиядә 1500 ләп кеше исәпләнә. «Якынча 10 проценты үлем белән тәмамланса да, калган операцияләр уңышлы уза», — диде.
Гомумән алганда, Татарстанда трансплантология яхшы үсеш ала. «Быел 10 ай эчендә былтыргыга караганда органнар күчереп утырту операцияләрен күбрәк ясадык, узган елда 2019 елга караганда күбрәк булды. Ел саен трансплантация операцияләре арта бара», — диде Марсель Миңнуллин.
«2018 елда бавыр күчереп утырту буенча өч операция үткәрелсә, 2019 елда — 13, 2020 елда, ковидка карамастан, 20 бавыр күчереп утырттык. Быел 10 айда 23 бавыр, 46 бөер күчереп утыртылды. Бавыр һәм бөер күчереп утыртуга мохтаҗ пациентлар байтак. Анализлар тапшыргач, пациент чиратка бастырыла, аннары трансплантологиягә чакырыла», — дип аңлатты.
«Безнең алда йөрәк күчереп утырту операцияләрен арттыру бурычы тора. Бер елдан үпкә, ашказан асты бизен күчереп утырту операцияләре көтелә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз