news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хөкүмәте яшь педагогларның хезмәт хакына айлык өстәмәне арттырды

Татарстанда педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Өстәмә акчага хокукы булган педагогларның яшен 30дан 35 яшькә кадәр күтәрделәр, шулай ук акчаның күләме дә арттырылды, диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.

Өстәмә акчаның күләме 1 мең 111 сумнан 2 мең 510 сумга кадәр артты. Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Искәртеп узабыз, педагоглар – яшь белгечләргә айлык стимуллаштыручы өстәмә түләү педагогик вазифада беренче өч ел өзлексез эшләү дәвамында эшкә урнашкан көннән билгеләнә. Түләүне билгеләү, туктату, озайту турындагы карар оешма боерыгы белән раслана.

news_right_1
news_right_2
news_bot