news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хөкүмәте пилотсыз очу аппаратлары турында мәгълүмат урнаштыруны тыйды

Татарстан Республикасында интернетта һәм гаммәви мәгълүмат чараларында пилотсыз очкычлар һәм һава һөҗүменнән саклану чаралары турында мәгълүмат таратуны рәсми рәвештә тыйдылар. Бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга кул куйды.

Теләсә нинди мәгълүмат, шул исәптән фото һәм видеолар тыела:

• дроннар куллану, аларның нәтиҗәләре, шулай ук аппаратларның типлары, аларны җибәрү, җиргә төшү яки очу урыннары турында;

• Татарстан территориясендә һава һөҗүменнән саклану һәм радиоэлектрон көрәш системалары эше хакында;

• һава һөҗүменнән саклану системаларының урнашу урыннары турында;

• һава һөҗүменнән саклану объектлары урнашкан урынны фаш итәргә мөмкин булган теләсә нинди башка мәгълүмат.

Чикләү дәүләт хакимияте органнарының (федераль, республика, җирле) рәсми хәбәрләренә кагылмый. Мондый яңалыкларны бары тик шушы рәсми чыганакларга сылтама белән генә таратырга мөмкин.

Чикләү элегрәк Россия Президенты указы белән кертелгән махсус режим (база әзерлеге режимы) гамәлдән чыгарылганчы гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot