news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте министрлык һәм ведомстволарга Өлкәннәр көнен оештырырга йөкләмә бирде

Татарстан Хөкүмәте министрлык һәм ведомстволарга Өлкәннәр көнен оештырырга йөкләмә бирде
Фото: © «Татар-информ»

2023 елның октябрендә Татарстанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар узачак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин оешмаларга һәм ведомстволарга бу датага багышланган чараларны һәм өлкән яшьтәге халыкка ярдәм итү чараларын оештырырга йөкләде. Республика Хөкүмәте карары хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Шулай итеп, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм республикада яшәүче өлкәннәргә өстенлекле тәртиптә медицина ярдәме күрсәтү һәм дару белән тәэмин итү йөкләнде. Озак вакыт карауга мохтаҗ гражданнарга ярдәм күрсәтү, ялгыз өлкәннәр һәм үзе генә яшәүче аз хәрәкәтләнүчеләр янына баруны оештыру планлаштырыла.

Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче өлкән яшьтәге опекуннарга ярдәм итү чараларын оештыра.

Мәдәният министрлыгы Өлкәннәр көненә театр-тамаша чараларына чакыру бирә, традицион Өлкән яшьтәгеләр декадасын оештыра, ә Юстиция министрлыгы өлкән яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Моннан тыш, ведомстволар өчен планга спорт, туристлык һәм мәдәни чаралар, социаль яклау хезмәтләре күрсәтү һәм башкалар кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100