news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте машина кую урыннары өчен максималь түләү күләмен билгеләячәк

Татарстанда төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юлларында машина кую урыннарыннан файдаланган өчен максималь түләү күләмен билгеләргә планлаштыралар. Моның өчен махсус исәпләү методикасы расланачак, диелә Татарстан хөкүмәте карары проектында.

Документта аңлатылганча, түләү дифференциаль якын килүне исәпкә алып, бер транспорт чарасы өчен бер сәгатькә исәпләнәчәк. Шул ук вакытта парковканың урнашу урыны, билгеләнеше, транспорт чарасы төре, машина кую вакытының дәвамлылыгы, төрле вакытта мәйданчыкның машиналар белән тулу дәрәҗәсе исәпкә алыначак.

Чара капиталь төзелеш территорияләре һәм объектларына үтә алу мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук юл хәрәкәтен оештыруда нәтиҗәлелекне арттыру һәм шәхси автомобильдә йөрүгә ихтыяҗны көйләү өчен кабул ителә, дип ассызыклана карар проектында.

Коррупциягә каршы экспертиза 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100