Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте контрактчыларны безнең илдә җитештерелгән экипировка белән тәэмин итә
Татарстан Хөкүмәте исемле батальоннар хәрбиләре һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Мондый экипировканы Татарстан контрактчыларына, шулай ук «Тимер», «Алга» һәм «Батыр» батальоннары хәрбиләренә бирәләр. Зур бронежилетлысы – штурмчы, ә зур рюкзаклысы – укчы-граната атучы комплекты. Мондый җыелмаларның һәрберсенең бәясе 200 мең сумнан да ким түгел», – дип сөйләде ТР ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге хезмәткәре Эдуард Сугачков.
Шлем үзе кевлардан эшләнгән. Ул шулай ук алгы өлештә камера урнаштыру өчен җайланма белән җиһазландырылган, ә ян-якларында фонарь һәм колакчыннар өчен урыннар бар.
«Форма уңайлы, җиңел. Хәрбиләрнең форма буенча ниндидер искәрмәләре булган очракта, аларны җитештерүчегә тапшыралар, ә җитештерүче кимчелекләрне төзәтә. Әйтик, элек комплектта күкрәк кесәләре төймәләргә ябыла иде, һәм бу уңайсыз булып чыкты. Хәзер йозаклы молниягә ябыла торган итеп ясадык», – дип аңлатты ул.
- Яңа оештырылган «Батыр» батальонына эләгү, хәрби хезмәткә керү өчен контракт төзүчеләргә ташламалар, махсус операциядә катнашучыларга түләүләр һәм бүген Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә иң кирәкле белгечлек турында «Татар-информ» материалында укыгыз.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз